«Гаилә» милли проекты, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаиләм» программасы кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары хатын-кызлар консультацияләре табиблары белән берлектә йөкле хатын-кызлар өчен индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрәләр. Чаралар яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм потенциалын арттыруга юнәлдерелгән.
Идел Буе районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы 18 нче поликлиниканың 13 нче хатын-кызлар консультациясе базасында Булачак әниләр, әтиләр һәм яшь әниләр мәктәбендә чираттагы дәрес үткәрде.
Бала табуга психологик әзерлекнең, курку һәм борчылу белән эшләүнең төп аспектлары турында сөйләштеләр. Катнашучыларга метафорик карталар кулланып тренинг күнегүе, арт-терапевтик күнегү тәкъдим ителде. Тәҗрибәлерәк яшь әниләр бала тапканда һәм бала туганнан соң беренче көннәрдә ярдәм иткән серләре белән уртаклаштылар.
Ахырда хатын-кызлар тематик әдәбият исемлеген һәм «Бала табуга психологик әзерлек» белешмәлеген алдылар.