«Гаилә» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күпбалалы гаиләләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен ай саен психологик консультацияләр, диагностика, социаль контрактлар төзү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрәләр, эшкә урнашуда, балигъ булмаганнарның ялын һәм җәйге мәшгульлеген оештыруда булышлык күрсәтәләр, шулай ук социаль-хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр, гаиләдәге социаль-психологик климатны тикшерү максатында патронажлар оештыралар.
Психологик ярдәмгә аеруча мохтаҗ социаль хезмәтләр алучылар өчен төрле методикалар һәм инновацион җиһазлар кулланып индивидуаль очрашулар, борчылуларны бетерү һәм психоэмоциональ халәтен яхшырту буенча тренинг дәресләре үткәрелә.