«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр белән таныша

2025 елның 30 мае, җомга

«Кем булырга?» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «AURUM» чәчтарашханәсенә экскурсия оештырылды, анда аларны чәчтараш-стилист Динә каршы алды. Ул чәчтарашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, үз һөнәре, чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләде, кечкенә серләре белән уртаклашты.

Балалар чәчтараш эше өчен инструментлар һәм төрле җайланмалар карадылар, ә аннары останың эшен күзәтә алдылар. Балалар чәчтарашның, махсус белем һәм тәҗрибәдән тыш, сәнгати зәвыгы, пөхтә, әдәплелеге, аралаша белүе, клиентның теләкләренә һәм фикеренә хөрмәт белән каравы булырга тиешлеген белделәр.

Кызларны кайсы уку йортларында чәчтараш һөнәрен үзләштерергә мөмкин дигән сорау кызыксындырды.

Мондый экскурсияләр яшүсмерләргә һөнәрләрне эчтән бәяләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International