2 июньдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшьләр өчен «Без беренче – без бергә» җәйге адаптив интенсивның беренче сменасы старт алды. Проект «Беренчеләр хәрәкәте»нең грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
«Бергә бәхетле» – «Туган кешеләр» клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы нәкъ шулай дип атала иде. Ул Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узды. Катнашучыларны яңа белемнәр һәм шәхси үсеш һәм гаилә эчендә үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен кораллар алу теләге берләштерде.
Иганәче, «Владимир Дерябкин тамашасы» генераль директоры Ирина Дерябкина ярдәме белән Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәтләр алучылар онытылмас тамаша карады. Бу чара балалар һәм аларның гаиләләре өчен чын бәйрәм булды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү оешмалары директорларының һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү кысаларында стажировка мәйданчыгы эше оештырылды. Чара кысаларында аналык һәм балачакның актуаль һәм катлаулы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар карамагындагылар арасында «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале уздыра.
Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмаларында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча гаиләләр һәм балалар белән социаль-тернәкләндерү эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге социаль программалар конкурсы үткәрделәр.
2025 елның 1 гыйнварыннан «Гражданнарның аерым категорияләрен эшкә урнаштыруны стимуллаштыруга дәүләт ярдәменә субсидия бирү тәртибе турында карарны раслау хакында» 2024 елның 29 декабрендәге 2714 номерлы РСФ боерыгы үз көченә керде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны районның медицина оешмаларына һәм ярымстационар формада хезмәт алучы гражданнарны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә китерү буенча ашыгыч социаль хезмәтләр күрсәтелә.
Ел саен Биектау районында Халыкара балаларны яклау көнендә балалар Сабантуе үткәрелә. Гадәттәгечә, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен уеннар оештыруда катнашалар.