Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмаларында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча гаиләләр һәм балалар белән социаль-тернәкләндерү эшенең сыйфатын күтәрү максатыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге социаль программалар конкурсы үткәрделәр.
Конкурста Татарстан Республикасының 28 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашты.
«Җаваплы ата-аналык формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне иртә профилактикалау» номинациясе:
1 урын – Казан шәһәрендәге ХСХКҮ;
2 урын – Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
3 урын – Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.
«Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның виктим тәртибен профилактикалау» номинациясе:
1 урын – Балтач районы «Наз» ХСХКҮ;
2 урын – Түбән Кама районы «Шәфкать» ХСХКҮ;
3 урын – Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» ХСХКҮ.
«Мәрхәмәтсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү» номинациясе:
1 урын – Яшел Үзән районы «Рәхәт» ХСХКҮ;
2 урын – Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
3 урын – Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.
Иң яхшы программалар җыентыкта формалаштырылачак һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге сайтындагы технологияләр банкында урнаштырылачак.