Эш бирүчеләр гражданнарның аерым категорияләрен эшкә урнаштырганда субсидия ала ала

2025 елның 3 июне, сишәмбе

2025 елның 1 гыйнварыннан «Гражданнарның аерым категорияләрен эшкә урнаштыруны стимуллаштыруга дәүләт ярдәменә субсидия бирү тәртибе турында карарны раслау хакында» 2024 елның 29 декабрендәге 2714 номерлы РСФ боерыгы үз көченә керде.

Документ нигезендә эш бирүчеләргә түбәндәге категорияләрдәге кабул ителүче хезмәткәрләрнең хезмәтенә өлешчә түләү чыгымнарын каплау каралган:

- махсус хәрби операциядә катнашкан (бурычларны үтәүгә ярдәм иткән) сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;

- хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары;

- махсус хәрби операция (хәрби хәрәкәтләр) барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган (вафат булган) затларның гаилә әгъзалары;

- эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнар;

- билгеләнгән тәртиптә инвалид дип танылган затлар һәм гражданнарның башка категорияләре.

Эш бирүче субсидиягә дәгъва итә алсын өчен, хезмәткәр рәсми рәвештә тулы ставкага срогы булмаган хезмәт килешүе буенча, хезмәт өчен түләүнең ике минималь күләменнән дә ким булмаган хезмәт хакына урнаштырылырга тиеш. Түләү гражданин эшкә урнашканнан соң беренче, өченче һәм алтынчы айлар узгач башкарылачак.

23 майга күрсәтелгән боерык кысаларында республикада 7 кеше эшкә урнаштырылган, шул исәптән 3 сугышчан хәрәкәт ветераны һәм 4 инвалид.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International