«Опека» үзәге карамагындагыларга цирк тамашасына бару мөмкинлеге бүләк иттеләр

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Иганәче, «Владимир Дерябкин тамашасы» генераль директоры Ирина Дерябкина ярдәме белән Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәтләр алучылар онытылмас тамаша карады. Бу чара балалар һәм аларның гаиләләре өчен чын бәйрәм булды.

Тамашачылар кызыклы һәм мавыктыргыч номерлар карадылар. Балалар акробатларны, жонглерларны һәм хайваннарны сокланып күзәттеләр, күңел ачу һәм шатлык атмосферасыннан ләззәт алдылар.

Мондый чаралар ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ балалар өчен зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International