Яр Чаллыда стажировка мәйданчыгы эше оештырылды

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү оешмалары директорларының һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү кысаларында стажировка мәйданчыгы эше оештырылды. Чара кысаларында аналык һәм балачакның актуаль һәм катлаулы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Игътибар үзәгендә күп кенә заманча әниләр очраша торган проблемалар, аерым алганда, аналарның эмоциаль януы иде. Программаның шактый өлеше баланың иртә үсеше мәсьәләләренә дә багышланган иде.

Чараның практик өлеше ресурслар эзләү һәм проблемаларны актуальләштерү буенча тренингны үз эченә алды.

Стажировка мәйданчыгы курчак терапиясе элементлары белән мастер-класс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International