2 июньдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшьләр өчен «Без беренче – без бергә» җәйге адаптив интенсивның беренче сменасы старт алды. Проект «Беренчеләр хәрәкәте»нең грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Беренче сменаның темасы – «Дус була бел».
Көн коллектив уеннардан башланды, анда балалар бик теләп катнаштылар. Бу активлык җылы һәм дустанә атмосфера тудырырга ярдәм итте.
Уеннардан соң катнашучылар «Беренчеләр хәрәкәте» логотибы белән значоклар ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
«Кояшлы дуслар» коллектив иҗат эше көннең азагы булды – катнашучылар дуслык һәм үзара ярдәм турында картиналар иҗат иттеләр.