Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны районның медицина оешмаларына һәм ярымстационар формада хезмәт алучы гражданнарны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә китерү буенча ашыгыч социаль хезмәтләр күрсәтелә.
Социаль учреждениеләргә көндезге тору төркеменә дәресләргә йөрүче социаль хезмәт алучыларны китерәләр.
5 ай йомгаклары буенча ашыгыч социаль хезмәттән 300дән артык кеше файдаланган, бу чараның кирәклеген һәм социаль әһәмиятен раслый.