«Өмет» үзәге белгечләре балалар Сабантуен оештыруда катнаштылар

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Ел саен Биектау районында Халыкара балаларны яклау көнендә балалар Сабантуе үткәрелә. Гадәттәгечә, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен уеннар оештыруда катнашалар.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тәкъдим иткән уеннар җитезлекне, реакция тизлеген, координацияне үстерә.

Быел волонтер сыйфатында уеннарны уздырырга көндезге тору төркеменә йөрүче Елена да булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International