Россиядә Җи­ңү кө­не­нә ба­гыш­лан­ган "Ге­ор­гий тас­ма­сы" ак­ци­я­се старт ал­ды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

7 май көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Profistyle” волонтёрлар ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган­нар­ны ис­кә алу символы - Георгий  тас­ма­лар­ын та­ра­ттылар. Халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары  хакында сөйләделәр.

Әлеге чараның төп максаты – яңа буыннарга, яшьләргә, әлеге коточкыч сугышта җиңүнең нинди олы бәягә яулануын, безнең урамда тасмалар таратты.

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына "Яшь гвардия" яшьлəр хəрəкəте əгъзалары килде. Балалар ветераннарны Бөек Жиңү белəн котлап, БВС ветераннарына (тыл хезмəткəрлəренə) Георгий ленталары бүлəк итте, нык сəламəтлек, тыныч күк йөзе телəделəр. Өлкəннəр дə котлауларга битараф калмады, "Яшь гвардия" адресына бик күп рəхмəт сүзлəре яңгырады.

Теләче районындагы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле волонтер” оешмасы белән берлектә “Георгий тасмасы” акциясе үткәрде. Волонтерлар паркта, җиңү символына тиешле хөрмәт саклансын өчен пиджак яки пәлтәгә беркетеп куярга киңәш иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International