9 Май бәйрәме Баулы картлар һәм инвалидлар йортында аеруча тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Бүгенге көндә интернатта Бөек Ватан сугышының алты ветераны - тыл хезмәтчәннәре яши, аларга бу көннәрдә аерым игътибар бирелә.
Бәйрәм чаралары сугыш, каһарман - авылдашлар, тылда фидакарь хезмәт итүчеләр турында истәлек-хатирәләр уздырудан башланды.
Патриотик хисләр, эмоциональ өлкәне үстерү максатыннан, учреждение хезмәткәрләре "Хәтер хакына, тормыш хакына" дигән бәйрәм үткәрде. Кызганыч ки, сәламәтлекләре аркасында, барлык тыл хезмәтчәннәре дә бәйрәмдә катнаша алмады, әмма алар игътибарсыз калмады.
Баулы шәһәре администрациясе башлыгы ветераннарны бәйрәм белән котлады. Россия Федерациясе Президенты исеменнән открыткалар һәм бүләк җыелмалары тапшырылды.