Түбән Камада ветераннар өчен "кыр кухнясы" оештырдылар

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары уңаеннан 9 майда Түбән Кама шәһәрендә "кыр кухнясы" урнаштыру өчен махсус мәйданчык оештырылды. Анда сугыш һәм аннан соңгы еллардагы концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Бу көнне "Шәфкатьлек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 10 социаль хезмәткәре  "кыр кухнясы" оештырудан һәм үткәрүдән тыш, чарада катнашучыларга солдат боткасы таратуда актив катнашты. Үзе килә алмаган 32 ветеранга алар ботканы өйгә алып килде.

Түбән Камада "Үлемсез полк" йөреше узды. Шәһәр урамнарына "Шәфкатьлек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә  бабаларының портретларын күтәреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International