"Наз" тәрбияләнүчеләр үзенчәлекле декор ясады

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Һәр кеше үз ишегалдын чиста, матур, күркәм күрергә тели. Уңайлы, үзенчәлекле ишегалдында балаларга да уйнарга күңелле булачак. Әгерҗенең “Наз” приютында әлеге уңайдан тырышлык күрсәтелә.

Балалар судан бушаган пластик шешәләргә  икенче җан өрделәр. Пластик шешәләрдән әллә никадәр вак-төяк әйберләр ясарга булганын да белделәр. Пластик шешәләрдән ясалган кошлар аеруча күз явын алырлык була.

Берй айга якын 6 бала белән хезмәт инструкторы А.Егоров “Оста куллар һөнәрханәсендә” бик матур, төрле чуар попугайлар ясады. Попугайларны 2 яки 5 литрлы пластик шешәләрдән дә ясалды. 

Бердәм, дус,тату  эшләү, аралашу балаларда ышаныч,  көч, активлык тудыра. Алар бер-берсеннән күреп осталыкларын, үз-үзләренә ышаныч уята һәм  арттыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International