"Җылы йорт"та тәрбияләнүчеләрнең үсеш динамикасын тикшерделәр

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бүген Чүпрәле районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Буа районының профилактика субъектлары катнашында күчмә социаль-тернәкләндерү консилиумы булып узды. Чараны "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.

Хәзерге вакытта приютта дүрт гаиләдән җиде бала бар. Утырыш барышында учреждениедә урнашкан тәрбияләнүчеләрнең үсеш динамикасын һәм коррекцияләштерүен анализлау мәсьәләсе каралды. Комиссия авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен алга таба чаралар планын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International