Бөгелмә наркология диспансеры пациентларына эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультация бирделәр

2019 елның 14 мае, сишәмбе

14 майда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Республика наркология диспансеры филиалы пациентлары белән очрашу оештырды.

Очрашуның максаты алкоголизмнан дәвалану узучы гражданнарны эшкә урнашырга кызыксыну уяту. Эш эзләү өчен теркәлү тәртипләрен аңлатылды, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган сораулар буенча консультация оештырылды. Очрашуда эш эзләүнең дәүләт мәшгульлек хезмәте кысаларында файдаланырга мөмкин булган төрле ысуллары каралды.

Гражданнарга позитив фикерләү һәм гамәл кылу күнекмәләрен үстерүне, ресурслар белән эшләргә өйрәнү максат итеп куйган методикалар тәкъдим ителде. Чарада барлыгы 9 кеше катнашты.

 Очрашуда һөнәри уку узу, өстәмә һөнәри белем алу темаларына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International