“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Самовар”дигән чара 

2019 елның 14 мае, сишәмбе

14 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Самовар” дигән чара узды.

Балалар самовар тарихын, ничек Руссиягә килеп керүен, нинди өлешләрдән торуын һәм аларның ничек аталуын белде. Тернәкләнүчеләр табышмаклар чиште, фотосурәтләр карап үттеләр, үз белемнәрен практик өлеш белән ныгыттылар. Балалар төп өлешләрен кайчы белән кисеп үз самоварларын ясады, төрле бизәкләр белән бизәде.

Шөгыль азагында һәр бала үз “бүксәле, алтын король” турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International