Халыкара гаилә көне алдыннан Буа халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Чүпрәле районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре белән берлектә "Күңелле стартлар" спорт чарасы уздырды.
Саф һавада узган спорт бәйрәме приют карамагындагы балаларны хәрәкәтле уеннарга битараф булмаганнарны җыйды. Чараның төп максаты булып коллектив, дуслык, ярдәмчеллек, шулай ук иҗади фикерләү хисләре тәрбияләү торды.
Төрле эстафета барышында балалар көч, җитезлек һәм чыдамлык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәтте.