"Өмет яры"ндагылар алкоголь бәйлелекнең зыяны турында уйлана

2019 елның 17 мае, җомга

Менделеевск муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре алкогольне чамадан тыш куллануны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен квартал саен профилактик әңгәмәләр һәм мәгълүмат сәгатьләре үткәрәлә. Алар шәһәр халкы арасында тематик буклетлар һәм белешмәлекләр тараталар.

Бу атнада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?" дигән чараларның берсе үткәрелде. Әңгәмә барышында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар: "Кем гаепле, бу чирдән ничек котылырга икән соң?" - дигән сорауларга җавап эзләделәр.  Өлкән яшьтәге гражданнар фикеренчә, бу авыруны кисәтү җәһәтеннән шәһәр халкы өчен мөмкин кадәр ешрак профилактик чаралар үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International