Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр  мәктәп яны музеена барды

2019 елның 17 мае, җомга

Халыкара музейлар көне алдыннан Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче 12 кеше Шәдче урта мәктәбе каршында оештырылган Туган якны өйрәнү музеенда һәм Сугышчан дан музеенда булдылар.

Экскурсия бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Музей җитәкчесе Э.Әхәтова  аларга төбәк тарихы һәм аның үсеше турында сөйләде. Экспозицияләр ата-бабаларның яшәгән көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм итте.

Шулай ук биредә яшәүчеләр Сугышчан дан музеенда булдылар, анда сугыш ветераннары портретлары, аларның бүләкләре тәкъдим ителгән. Витриналарда бүләкләү таныклыклары, фронт язулары, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре куелган.

Музейга экскурсия  пенсионер һәм инвалидларда бик зур тәэсир калдырды: алар әле күргәннәрдән алган хис-тойгылары белән озак бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International