"Кояшкай"да Ачык ишекләр көне

2019 елның 17 мае, җомга

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 16нчы майда  ата-аналар, кунаклар өчен Ачык ишекләр көне уздырылды.

Очрашуның төп максаты:  ата-аналарны инновацион технологияләр, балаларны комплекслы тернәкләндерү алымнары белән таныштыру, аларны уртак гамәли куллану үзенчәлекләрен билгеләү. Кунаклар өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары И.Скрябина, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 9 нчы филиалы баш белгече Ю.Чертищева белән очрашу, үзәк буйлап экскурсия, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, мастер-класслар галереясе оештырылды.

Ата-аналар яңа технологияләр, методлар, методикалар белән таныштылар. Чараны МАУ "Яшьләр үзәге "Орион", "РостРесурс" инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе" белгечләре “Хәзинә эзләүче пиратлар” исемле күңел ачу программасы белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International