"Мәрхәмәтлек үзәге" районда конкур-күргәзмә оештырды

2019 елның 17 мае, җомга

Шушы көннәрдә Арчаның Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында  "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Чәчәкләрдән күргәзмә"  дигән район конкурс-күргәзмәсе оештырды.

Әлеге конкурсның максаты "Гарденотерапия" технологиясе белән танышу. Конкурста  Яңа Кенәр зонасына караган 16 социаль хезмәткәр катнашты.  Социаль хезмәткәрләр үзләре карамагында булган ярдәмгә мохтаж өлкәннәр белән үстергән бүлмә гөлләре  белән таныштырдылар һәм әлеге үсемлекләрне карау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Конкурста катнашучыларның барысы да мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International