Һөнәри юнәлеш бирү - һәр кешенең шәхси үзенчәлекләрен, кызыксынуларын һәм сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар системасы. Иртә профориентация инвалид балалар белән һөнәрләр дөньясы белән танышуның мөһим баскычы булып тора.
Уен баланың дөнья образын формалаштыруда әһәмияткә ия. Нәкъ менә шуңа күрә Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгече балалар белән "Һөнәрләр турында мин нәрсә беләм" дигән уен чарасы үткәрде.
Балалар конкурсларда актив катнашты, һөнәрләрнең төрлелеге белән танышты, теге яки бу һөнәр вәкиленең нинди сыйфатларга ия булуын белделәр.