16 май көнне Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Минем гаиләм – минем бәхетем" темасына бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәмдә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә булган җиде гаилә катнашты.
Чара театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Социаль эш буенча белгечләр Е.Әгъләметдинова һәм Н. Мәснәвиева, психолог М.Лобанова һәм социаль педагог Н.Семенова "Кем беренче сүз сөйли" дигән әкият геройларына "әверелде" һәм кунаклар күңелен ачты. Ата-аналар һәм балалар гаиләдәге тынычлык - гаилә әгъзаларының иминлек һәм бәхетнең төп шарты дигән нәтиҗәгә килделәр.
Тамашадан соң гаиләләргә төрле конкурсларында катнашырга туры килде. Халыкара гаилә көне уңаеннан бәйрәмне оештыруда Минзәлә районы "яПОшка" азык-төлек китерү хезмәте дә хәйрия ярдәме күрсәтте.