Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина "Карьера: старт!" чарасы оештырды. Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырылган чарада 8 нче гомумбелем мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашты.
Чара барышында балаларга Түбән Кама һәм Татарстан Республикасы хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр, һөнәри үзбилгеләнү һәм сайлаган хезмәт эшчәнлегендә шәхси мәгънә табу, һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр.
Шулай ук мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрелде. Чараның һәр катнашучысы "Һөнәр сайлау стратегиясе" брошюрасын алды.