Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларны аралашырга, оялчанлыкны җиңәргә, социаль тәртип булдырырга өйрәтү ысулы буларак театральләштерелгән эшчәнлеккә зур игътибар бирелә.
Җәйге каникул алдыннан, Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Безнең дус - светофор"дигән спорт-танып белү чарасы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны элемтәсендә гомуми файдаланудагы тимер юл транспортына Татарстан Республикасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган аерым категорияләрдәге гражданнарга транспортта йөрү документы (билет) алганда гамәлдәге тарифлар буенча 50 процент ташлама ел саен 1 майдан 31 октябрьгә кадәрге чорда биреләчәк (элек 30 сентябрьгә кадәр иде).
25май көнендә Теләченең Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәтимә Мөхәмәдиевага 90 яшь тулды.
Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Түбән Кама "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 балигъ булмаган бала арасында "Студенттан белгечкә кадәр" дигән төркемле дәрес үткәрде.
Узган атнада Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре "Өлкән буын" федераль проектының Татарстандагы "Демография" милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге предприятие хезмәткәрләренә һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында мәгълүмат тарату максатыннан "Әлмәт-Водоканал" акционерлар җәмгыятенә барды.
27 май көнне ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар "Мин Татарстанны яратам" дигән флешмоб үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
25 нче май көнне Әгерҗенең Красный Бор урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау” тантанасы узды.