Әлмәт мәшгульлек үзәге пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрләргә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында хәбәр итә

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Узган атнада Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре "Өлкән буын" федераль проектының Татарстандагы "Демография" милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге предприятие хезмәткәрләренә һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында мәгълүмат тарату максатыннан "Әлмәт-Водоканал" акционерлар җәмгыятенә барды.

Пенсия алды яшендәге эш эзләүче гражданнар (мәшгульләр дә, эшсезләр дә) һөнәри белем (өстәмә һөнәри белем) алуны оештыруга гариза язып мәшгульлек хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә ала.

Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-99 (Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри белем бирү һәм профориентация бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International