Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балаларны аралашырга, оялчанлыкны җиңәргә, социаль тәртип булдырырга өйрәтү ысулы буларак театральләштерелгән эшчәнлеккә зур игътибар бирелә.
Үзәк белгечләре "Үз кулларың белән театр" программасын әзерләде. Курчак театрын уйнатыр өчен курчакларның һәм декорацияләрнең төрле төрләрен кулланалар.
Спектакльдә уйнау иҗади сәләт, артикуляция аппаратны үстерә. Балаларда театральләшкән эшчәнлеккә ныклы кызыксыну, гомуми эштә катнашу теләге, балаларны яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән актив хезмәттәшлеккә этәрә. Балалар әкиятләрне сәхнәләштерергә бик ярата.
Әкият күрсәткәндә балалар тыңлап кына утырмый, үзләре дә сөйли. Бу яраткан әкиятләрне өйрәнү һәм диалог төзү өчен яхшы ысул булып тора.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый театрларга балалар битараф калмый. Тәрбияләнүчеләр тамашачы ролендә дә, башкаручы ролендә дә була һәм бу аларга үзләренең позициясен, белем һәм хыялларын күрсәтергә ярдәм итә.