Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны элемтәсендә гомуми файдаланудагы тимер юл транспортына Татарстан Республикасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган аерым категорияләрдәге гражданнарга транспортта йөрү документы (билет) алганда гамәлдәге тарифлар буенча 50 процент ташлама ел саен 1 майдан 31 октябрьгә кадәрге чорда биреләчәк (элек 30 сентябрьгә кадәр иде).
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә тиешле үзгәрешләр кертелде. >>
Белешмә:Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 мартындагы 145 номерлы карарына үзгәрешләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 22 маендагы 430 номерлы карары белән кертелде.