ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча эш уңаеннан Түбән Каман “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 15 балигъ булмаган бала белән “Балаларда үз гамәлләренә ирекле контрольне үстерү” дигән темага дәрес үткәрде.

 

Хәзерге медиасфераның көчле үсеше белән бәйле рәвештә әйтик, Интернет, бүген аралашу һәм мәгълүмат тапшыру чарасы гына түгел, ә иҗтимагый аңны манипуляцияләү чарасы булып тора. "Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская “Тәнкыйди кабул итү фильтрлары” дигән темага дәрес үткәрде.

27 май көнне наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш"  исемле республика акциясе уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Зарарлы гадәтләр иленә сәяхәт" дигән профилактик чара уздырылды.

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше буенча Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Римма Борисова  “Ничек дөрес тукланырга” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә 11 бала катнашты.

Буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүматта дискриминацион характердагы чикләүләр булырга тиеш түгел. РФ халкының мәшгульлеге турындагы законның әлеге пункты "Проминструмент" Сәүдә Йорты" ҖЧҖ тарафыннан Интернет челтәрендә хокуксыз мәгълүматны таратып алынды. job.upper.ru сайтында оешма "Төбәк вәкиле" вакансияләр турында мәгълүмат урнаштырган, шул ук вакытта дәгъва кылучыларга "25тән 55 яшькә кадәр яшь"таләбе билгеләгән. Әмма мондый критерияне билгеләү гражданнарның эшкә урнашу хокукын боза, чөнки белдерү дискриминация характерындагы чикләүләрне үз эченә ала.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен “Уйнагыз гармуннар” дип исемләнгән фольклор кичә уздырды.

Бөтенроссия китапханәләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  "Китаплар – күңел өчен таблеткалар" дигән китапханә дәресе үткәрелде.

Шушы көннәрдә “Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белән берлектә “Веста” үзәгенең психологы Наталья Емельянова социаль хезмәттә торучы хатын кызлар өчен “Мин ата-ана”  дип аталган дәрес оештырды.

Шушы көннәрдә Буаның "Гармония " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы К. Князева 1 нче социаль участокта суицидаль тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән "Тормыш бер" дигән тренинг уздыды. Чарада 8-9 сыйныф укучылары катнашты.

Изге Рамазан ае көннәрендә Яңа Чишмә интернат-йортына "Ландыш" балалар бакчасы балалары концерт куярга килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International