Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, суд приставлары хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминиятләштерү фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Әгерҗе, Нурлат һәм Бөгелмә муниципаль районнары территориясендә урнашкан бурычлы дүрт предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият взнослары һәм салым түләү буенча бурычларны каплау мәсьәләләре каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Әгерҗе муниципаль районының "Водоканал" ҖЧҖ һәм "Водоканалсервис" ҖЧҖ материалларын прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрү турында карар кабул ителде. Калган предприятиеләр Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.