27 май көнне ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар "Мин Татарстанны яратам" дигән флешмоб үткәрде.
Чараның максаты-флешмоб төшенчәсе белән таныштыу, туган республика турында белемнәрне ныгыту, патриотизм һәм команда рухын үстерү.
Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар флешмобта гына катнашып калмыйча, татар халык хәрәкәтчән уеннары да уйнады, Республика символлары, татар халкының гореф-гадәтләре турында белемнәрен ныгытты.