Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Түбән Кама "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 балигъ булмаган бала арасында "Студенттан белгечкә кадәр" дигән төркемле дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: балаларда һөнәрләр дөньясында ориентлаша белүне, өлкәннәр хезмәте турында күзаллау үстерү, танып-белү активлыгын стимуллаштыру, аларның һөнәри мәнфәгатьләрен үстерү.
Дәрес башында белгеч балаларга дөньяда бик күп төрле һөнәрләр барлыгын әйтте. Аларның һәркайсы бик кирәк һәм мөһим. Әмма һөнәрне дөрес сайлап алу өчен аның турында белем кирәк. Үткәрелгән турнир барышында балалар "кеше-кеше" системасында үзара бәйләнешле һөнәрләр турында сөйләделәр: укытучы, тәрбияче, сатучы, милиционер һ.б. профессияләр.
Соңыннан балалар дәрескә нәтиҗә ясады. Һөнәрләр турында мәгълүматны кайдан алырга мөмкин икәнен аңлатып уздылар.