"Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләр уку елын уңышлы тәмамлады

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

25 нче май көнне Әгерҗенең Красный Бор урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау” тантанасы узды.

Тантаналы линейкада, чыгарылыш сыйныф укучыларына  хәер-фатиха биреп  мәктәп директоры Светлана Пономарева һәм Красный бор авыл җирлеге башлыгы А.Лазарев.

Бәйрәмдә "Мәктәп вальсы" яңгырады, укытучыларга, балаларга  бераз моңсу булды. Быел 7 бала, 11нче  сыйныф чыгарылыш укучылары олы тормыш юлына атлый.к

Линейкадан соң укучыларны сыйныф җитәкчеләре  сыйныф сәгатенә җыйды, соңгы уку атнасында начар билгеләрне төзәтү өчен мөмкинлек бирелде.

"Наз” приютындагы мәктәп яшендәге барлык 18 бала да  уку елын уңышлы тәмамладылар һәм алдагы  сыйныфка күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International