"Гармония"  үзәге белгечләре яшүсмерләр суицидын профилактикалау буенча эш алып бара

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буаның "Гармония " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы К. Князева 1 нче социаль участокта суицидаль тәртипне кисәтүгә юнәлдерелгән "Тормыш бер" дигән тренинг уздыды. Чарада 8-9 сыйныф укучылары катнашты.

Психолог яшүсмерләр белән берничә психологик күнегүләр үткәрде. Шулай ук укучылар баш мие штурмында актив катнашты, төрле ситуацияләрне модельләштерделәр.

Нәтиҗәдә, яшүсмерләр вакыйгалар төрле яктан анализларга өйрәнде төрле хәлләрдән чыгуның төрле вариантларын барлады, теге яки бу вакытта үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен яңгыратты. 

Шундый ук чараны ата-аналар өчен 3 нче социаль участокта гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы С.Шакирова оештырды.

Чараның төп максаты ата-аналарга яшүсмерләр суицид проблемасы буенча профилактик ярдәм күрсәтү. Ата-аналар дискуссияләрдә, әңгәмәдә, тренингларда актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Соңыннан барлык ата-аналарга "Баланың психологик сәламәтлеген ничек сакларга?", дигән белешмәлекләр таратылды.

Мондый чаралар ата-аналарга актив хезмәттәшлек итәргә һәм балалар белән тыгыз эмоциональ элемтәдә булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International