27 май көнне наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле республика акциясе уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Зарарлы гадәтләр иленә сәяхәт" дигән профилактик чара уздырылды.
Чараның максаты балаларга сәламәт яшәү рәвеше кирәклеген аңлату һәм зарарлы гадәтләр турында мөстәкыйль нәтиҗә китерү.
Балалар гадәтләрнең яхшы һәм начар булуын белде, аннары самолет-вертолетта гадәти булмаган сәяхәт ясадылар һәм куркыныч гадәтләрнең кайда яшәвен күрделәр. Үз урыннарын алып, каешларны эләктереп, бушлыкны, тауларны, штормнарны үтеп, балалар "Дымляндия", "Эчкечелек" илләрендә сәяхәттә булды. "Ачы төтен сере" исемле мультфильм карадылар.
Сәяхәтчеләр начар гадәтләрнең әсиренә эләкмәс өчен үзләрен укуда, спортта күрсәтү мөмкинлеге табарга, күңелле дәресләр үткәрергә, күп укырга һәм көн режимын үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.