Түбән Каманың социаль ярдәм үзәгендә балансланган туклану файдасы турында фикер алышалар

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше буенча Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Римма Борисова  “Ничек дөрес тукланырга” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә 11 бала катнашты.

Дәреснең максаты: туклануның сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру, азык-төлек кыйммәтләре буенча төп продуктларны аера белү, продукт сайлау өчен җаваплылык хисләрен үстерү.

Очрашу башында балаларга "Баллы, ачы, тозлы" күнегүе тәкъдим ителде. 

Дәреснең теоретик өлешендә белгеч балансланган туклану продуктлары һәм файдасы нидән торганын бәян итте. Аннары балалар "Дөресен генә әйткәндә"  һәм "Кем күбрәк белә" уеннарында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International