“Изгелек”  үзәгендә “Уйнагыз, гармуннар”  фольклор кичәсе

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен “Уйнагыз гармуннар” дип исемләнгән фольклор кичә уздырды.

Чараның максаты: татар һәм рус халкының фольклор мирасын торгызу һәм саклау, аларны яшь буынга тапшыру иде.

Чара башында белгеч социаль хезмәт алучы гармунчыны туган көне белән котлады.  Чарада катнашучылар ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының һәм туганнарының җылысын тоеп яшәвен теләделәр. Рәхмәт йөзеннән ул үзенең яраткан җырын башкарды.

Гармунчының  дәртле уены, күңел ачу кичәсе барлык социаль хезмәт алучыларда да  зур кызыксыну уятты. Кичә барышында алар гармунга кушылып татар җырларын башкарды, ә соңыннан танылган рус халык җырларын бергәләп яңгыраттылар. Төрле дәрәҗәдәге  авыруларына карамастан, барлык катнашучылар да рухланып, актив яшәү рәвеше алып барырга омтылуларын белдерде.  Кичке уеннарны яңадан торгызу  теләкләрен белдереп, мондый чараларның яшьләргә дә, халык иҗатына һәм фольклорына якынаю мөмкинлеге бирәчәгенә ышанып калдылар.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International