Шушы көннәрдә “Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белән берлектә “Веста” үзәгенең психологы Наталья Емельянова социаль хезмәттә торучы хатын кызлар өчен “Мин ата-ана” дип аталган дәрес оештырды.
Дәрес башында катнашучылар "Минем балам кояш нурларында", "Кош һәм тавык", "Малай һәм скрипка" күнегүләрен башкарды. Әлеге биремнәр катнашучыларга үз балаларына яңача карарга, аларны тәрбияләүдә ялгыш күзаллауларны билгеләп үтәргә, балага чын-чынлап каршы чыгарга комачаулаган эчке үпкәләре өстендә эшләргә мөмкинлек бирде.
Шуннан соң хатын-кызларга "Мин ата-ана" психологик уенында катнашырга тәкъдим ителде.