Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр яшь кунакларны каршы ала

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Изге Рамазан ае көннәрендә Яңа Чишмә интернат-йортына "Ландыш" балалар бакчасы балалары концерт куярга килделәр.

Алар үз куллары белән ясаган бүләкләр, биюләр, җырлар һәм татар телендә әкият күрсәтте. Балалар, хәтта иң кечкенәләре дә бәйрәмгә җитди әзерләнгән. Һәр тыңлаучыга үзләренең йөрәк җылысын җиткерергә тырышты. Өлкән кешеләр аларга кушылып җырлады, талантларын алкышлады. 

Бабайлар һәм әбиләр бу балаларда үзләренең оныкларын Һәм оныкчыкларын күрә. Ә нәни артистлар өлкәннәр алдында чыгыш ясаулары белән горурлана. Бу аралашу бик кирәк: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле һәм ялгыз түгел дип тоярга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International