ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

28 нче майда Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Зур Ключи авыл җирлеге башкарма комитетына сәфәр кылды.

Юхмачы авыл китапханәсе волонтерлары Галина Фомина һәм Анна Минсафина Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар өчен ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан тарих сәгате үткәрде.

Хәрәкәт - ул тормыш, ә кеше дошманнарының берсе картлыкта хәрәкәт активлыгын киметү. Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында социаль хезмәт алучылар көнне иртәнге зарядка белән башлап җибәрә.

 

23 май көнне ГХАТ (ЗАГС) хезмәткәрләре "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия әзерләде.

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат йортында "Милли мәдәният терапиясе" инновацион  технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективы интернат-йортында яшәүче социаль хезмәт алучыларны "Яз һәм яхшы кәеф" дигән концерт программасы белән сөендерде.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

 

Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Сәкинә Закирова, Самойлова Гөлчәчәк “Ромашка кыры “ дигән коллектив иҗади эш оештырды.

 

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә мөрәҗәгатьләрнең 42% электрон формада кабул ителгән. 2019 елның 5 аенда мәшгульлек хезмәтенә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша 118 гариза юлланган.

Әгерҗе районы “Наз" балалар hәм яшүсмерләр социаль приютында, яшүсмерләр өчен hөнәрләр сайлау  буенча психологик дәресләр уздырыла.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында (843) 557-21-12, (843) 557-19-36 номерлары буенча "кайнар элемтә" телефоны эше оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International