Баулы картлар һәм инвалидлар интернат йортында "Милли мәдәният терапиясе" инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективы интернат-йортында яшәүче социаль хезмәт алучыларны "Яз һәм яхшы кәеф" дигән концерт программасы белән сөендерде.
Бәйрәмдә рус, чуаш һәм татар телләрендә күңелле, дәртле җырлар яңгырады. Артистлар көн буена шатлык, яхшы һәм уңай кәеф, күп елмаюлар бүләк иттелә. Интернат-йортта яшәүчеләргә сәламәтлек һәм озын гомер теләп артистлар кабат килергә вәгъдә иттеләр.
Социаль хезмәт алучылар концерттан соклану хисләре кичерделәр.