30 майдан 1 июньгә кадәр Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы күз буенча инвалидларның "Без бергә " дигән төбәкара яшьләр белем бирү, тернәкләндерү-патриотик форумы оештырыла. Чара "Крутушка" шифаханәсе базасында социаль проектларга ярдәм итү республика фонды ярдәмендә узачак.
23 май көнне Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова "Авторадио-Бугульма" радиостанциясендә туры эфирда чыгыш ясады, ул бөгелмәлеләрнең сорауларына җавап бирде.
Узган шимбәдә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә "Кадровик клубы"ның шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашында чираттагы утырышы булып үтте.
2019 елның 28 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 722 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 187 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,58 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 933 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 25 кешегә кимрәк.
27 мае көнне Түбән Каманың "Веста" үзәгендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 12 мөмкинлекләре чикле бала һәм аларның әти-әниләре өчен Халыклар дуслыгы йортына экскурсия оештырылды.
“Аш-су мәктәбе” социаль технологиясе уңаеннан 29 май көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч һәм шәфкать туташы социаль хезмәт алучылар белән карлыган чәе әзерләде.
Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән педагоглар "Балаларның түтәлдәге эше" дигән гамәли дәресләр комплексын тормышка ашыра.
27 нче майда Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 12 бала һәм аларның әти-әниләре арасында “Әни+бәби” клубы кысаларында “Музыкаль сәләтләрне үстерүгә уеннар” дигән темага дәрес үткәрде.
28 нче майда Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Зур Ключи авыл җирлеге башкарма комитетына сәфәр кылды.