"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрне ГХАТ эшчәнлеге белән таныштырдылар

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

23 май көнне ГХАТ (ЗАГС) хезмәткәрләре "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия әзерләде.

Балалар ГХАТ хезмәткәрләренең көндәлек эшләрендә нәрсә белән шөгыльләнүләрен белде. Балалар ГХАТта  кешегә иң беренче документ - туу турында таныклык бирелүен белде. Анда кешенең исеме, атасының исеме һәм фамилиясе языла.

Сәяхәт кылучылар "ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы" дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсендә, шулай ук никах теркәү залында, кияү  һәм кәләш бүлмәсендә булды, анда яшь парларны тантана кагыйдәләре белән таныштырачакларын белделәр. Балаларга тантаналы чараларда кулланыла торган туй атрибутикасын күрсәттеләр.

Балалар "Татлы уй" дигән күңелле уенда катнашты. Кечкенә кунаклар залдан бик озак китәргә теләмәде, аларга үзенчәлекле ГХАТ дөньясына килү һәм һичшиксез, аның интерьерында фотога төшү кызыклы булды.

Хезмәткәрләр ачык йөзле хуҗа булдылар, алар үз эшләре турында кызыклы гына сөйләп калмады, шулай ук балаларны конфетлар белән сыйлады һәм кызыклы рәсемнәр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International