Әгерҗе районы “Наз" балалар hәм яшүсмерләр социаль приютында, яшүсмерләр өчен hөнәрләр сайлау буенча психологик дәресләр уздырыла.
Педагог-психолог Е.Нехорошкова җитәкчелеге белән уткәрелгән бу дәрестә, балалар hөнәр сайлауның төп кагыйдәләре белән таныша. Алар үз фикерләрен, сүзләрен, хыялларын, теләкләрен, уйларын әйтергә hәм үз бәя куярга өйрәнә.
27 нче май көнне “Һөнәр сайлауда кызыксынучанлык hәм теләк булдыру” исемле дәрес үткәрелде. Балалар hөнәрне дөрес сайлый белергә, шул hөнәр буенча яратып хезмәт итәргә кирәклеге турында төшенде. hөнәрне яратып башкарганда гына, хезмәттә зур уңышларга ирешеп булуы турында аңладылар. Шулай ук кешеләр белән аралашып, үз-үзеңе ышаныч тудыруны да, үзеңне яхшы хезмәткәр булып күрсәтергә кирәклеген дә белделәр. hөнәр сайлау дәресләре балаларга үзләрен танырга, өйрәнергә, үзләрендә ышаныч тудырырга, hөнәрне сайлый белергә кирәклеге турында ярдәм итә.