Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
Дәрес булачак аналарны психологик әзерләүгә юнәлдерелгән иде. Практик дәрес вакытында психолог гамәли күнегү үткәрде, ял итү, массаж, сулыш куллану кирәклеген аңлатты. Әлеге чарада 11 хатын-кыз катнашты.