Әлки интернат-йортында яшәүчеләр өчен тарих сәгате оештырылды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Юхмачы авыл китапханәсе волонтерлары Галина Фомина һәм Анна Минсафина Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар өчен ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан тарих сәгате үткәрде.

Биредә яшәүчеләргә Татарстан АССР барлыкка килү тарихы, Татарстан мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән күренекле язучылар, шагыйрьләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, китапханәнең уку залында килүчеләрне республиканың күп гасырлык социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштыручы тематик китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International