Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Сәкинә Закирова, Самойлова Гөлчәчәк “Ромашка кыры “ дигән коллектив иҗади эш оештырды.
Дәреснең максаты балаларда дустанә мөнәсәбәтләрне, фантазияне, вак моториканы, хыялларны үстерү.
Балалар төсле кәгазьдән һәм ковролиннан ромашка кыры ясадылар. Алар үзләреннән соң тернәкләнүгә килүче иптәшләре өчен теләкләр яздылар. Эшләр якты, матур, төрле килеп чыкты. Балалар үз эшләреннән бик канәгать калды. Үзләренең теләкләрен әниләр дә калдырды.
Әлеге чарада 18 кеше катнашты.