Бөгелмәдә "Кадровик клубы" утырышы узды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Узган шимбәдә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә "Кадровик клубы"ның шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашында чираттагы утырышы булып үтте.

"Кадровик клубы" утырышында “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында” РФ Законының 25нче маддәсенең үтәлүе, “Россиядә эш” гомумроссия вакансияләр базасы, гражданнарны мәшгульлек хезмәте программалары буенча эшкә урнаштыру буенча сораулар каралды.

Очрашуда катнашучылар “Работа в России” порталы турында тулы мәгълүмат ишеттеләр: сүз аның мөмкинлекләре, анда ничек теркәлергә икәнлеге, вакансияне ничек урнаштырырга, вакансия эзләүчене ничек ничек табарга икәнлеге турында белделәр.

“Кадровик клубы” утырышы анда катнашучыларга хезмәт базарындагы хәлләрне җиңелрәк аңларга, эш белән тәэмин итүчеләрне ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International